Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Язулар | Сәмәрканд арысланы. - 24.1.2009 21:42:57
 
Сәмәрканд арысланы.
 
Бу вакыйга иске заманнарда урта Азиядә, Сәмәрканд якларында була. Ике кардәш озын бер сәфәргә чыгып китәләр. Күпмедер баргач икегә аерылучы юл чатына килеп чыгалар. Юл чатында бер кеше тора икән. Бу кешедән юл турында сорашып сөйләшеп китәләр. Чат кешесе боларга бу ике юлның кая алып барасы хакында аңлатып бирә.
Беренче юл: уңга борылучы юлдан кануннарга буйсынып, кушылган буенча гына хәрәкәт итәргә кирәклеге ачыклана. Шулай да бу авырлык эчендә уңай якларның күп булуы, азагы уңышлы тәмамланачагы турында чат кешесе аңлатып үтә. Икенче юлда исә, сулга алып бара торганында бар да үз иркеңә куела. Ничек телисең, үз кәефең белән хәрәкәт итеп булганлыгы ачыклана. Фәкать бу юлның кимчелекле ягы шунда була, юлның нәтиҗәсе билгеле булмый, ягъни начар төгәлләнүе дә мөмкин, дип чат кешесе боларга барын да бәйнә-бәйнә аңлатып бирә.
Бу ике кардәшнең яхшы холыклысы уң якны сайлый. Әхлаксыз кардәш исә бары иркенлек булганы өчен сул якка тараф чыга һәм кануннарга буйсынуны кабул итмичә шул юл буйлап китеп бара.
Озакмы, кыскамы бара бу, таулар-үзәнлекләрне үтеп чүлеккә килеп чыга. Тәмамсы арып-талып комлыкка барып ава. Шулчак, көтмәгән җирдән куркыныч тавышлар чыгарып, каршысына сәмәрканд арысланы килеп баса, моның өстенә ташлана. Кардәшебез куркуыннан торып чаба; кая барып сыенырга урын таба алмыйча, уңга-сулга боргаланып чаба бирә. Еракта бер кое авызы шәйләп ала, янына йөгереп җитеп үзен шуның эченә ташлый. Алтмыш метр тирәнлегендәге бу кое бәхетенә каршы сусыз булып чыга; коеның урталарына җитәрәк, эчке диварында үсеп утырган бер агач ботагына эленеп кала. Шунда хушыннан язып бер көн чыга. Аңына килгәндә, кайда ятканын, монда ничек килеп эләккәнен хәтерләргә тырыша, ләкин бик авырлык белән генә исенә төшерә. Як-ягын күзәтә. Караса, ябышкан агачы бары ике тамырда гына эленеп тора икән, анысын да берсе кара, берсе ак ике тычкан кимереп маташалар икән. Өскә күтәрелеп карый, әлеге арыслан моның чыкканын көтеп кенә ята, коеның төбендә әллә аждаһа, әллә елан, ниндидер бер мәхлук авызын кое зурлыгында киереп ачкан да, бу кешенең егылып төшкәнен сагалап тора. Кое стенасы әллә нинди хәшәрәтләр белән тулган, шуышып, үрмәләп бөтен диварны сырып алганнар. Агач башына күз салса, ни күрсен - инжир агачы икән, ләкин гади түгел, ботак саен аеры төр җимеш: әстерхан чикләвегеннән алып гранатка кадәр, бар җимеш тә бар. Тик бу ахмак боларның гади бер эш түгеллеген аңлый алмый, моның берәр хикмәте бардыр дип башына да китерә алмый. Газаптан интегеп кычкыручы җанының, рухының ярдәм сорап елауларына колак салмый, шушы ләззәтле җимешләрне күргәч, акылын тәмамсы җуеп нәфесенә бирелә. Гүя берни дә булмаган кебек, күзен тондырып җимешләрне бүксәсенә тутыра башлый; берәм-берәм барын да ашап бетерә. Ләкин соңыннан бик тә үкенә; җимешләрнең кайберләре агулы булып чыга, күңеле болганып чирләп китә. Үз акылсызлыгы аркасында шундый авыр хәлгә төшә. Кутси хәдистә әйтелгәнчә: “Колым Мине ничек танырса, аның белән шулай мөгамәлә итәрмен”. Дөньяны ничек таныган булса, җавабын да шулай ала. Ни үлеп китә алмый, котылыр өчен, ни тынычлап яши дә алмый, газап эчендә асылынып кала.
Икенче кардәшебез шулай ук сәяхәтен дәвам итә. Әмма дусты кебек авырлыклар кичерми. Күңеле яхшы булганлыктан, бар нәрсәнең яхшы ягын гына күрә. Иптәше кебек михнәт тә чикми, чөнки һәрвакыт үлчәүне белеп яшәде, кануннарга буйсынып хәрәкәт итте. Иминлек, тынычлык эчендә иркенләп йөреде. Шулай бара торгач бу, бер бакчага килеп чыга. Бакча гүзәл, эчендә күптөрле чәчәкләр һәм җимешләр үскән була, ләкин караучысы булмаганлыктан бераз чүпләре дә очрый. Әйтеп үтелгән дусты да шушындый бер бакчага юлыккан була, әмма начар холкы аркасында бакчаның чүп-чары белән чуалып күңелләрен болгатып бетерә, ял да итә алмыйча бакчадан чыгып кача. Бу кардәш исә тыныч күңел белән бакчадан аерылып китә. Бара торгач зур комлыкка килеп чыга. Каршысына әлеге дә баягы арыслан килеп чыга, куркуыннан ул да качып алтмыш метр тирәнлегендәге сусыз коега сикерә. Коеның яртысында диварда үсеп утыручы агач ботагына ябышып кала. Кое төбендәге аждаһаны, стенадагы хәшәрәтләрне, агач тамырын кимерүче берсе кара, берсе ак ике тычканны күрә; агачта үсеп утырган төрледән-төрле җимешләрне күреп таң кала. Холкы, акылы яхшы булганлыктан бу кардәш күзәткән эшләрдә берәр хикмәт барлыгын аңлый, бу эшләрнең берсе дә үз-үзенә генә килеп чыга алмас икәнлеге турында уйлана; арыслан да бу җирләр иясенең хайваны булу ихтималын күздән чыгармый. Үз-үзенә: “Кем булырга мөмкин микән бу җирләрнең иясе, бу агачны утыртучы, аңа төрледән-төрле җимешләрне тезүче. Бәлки ул мине күзәтеп имтихан тотадыр?”- дип сорау бирә. Кызыксынуыннан анда бу хуҗага карата бер ярату хисе уяна, аны күрү теләге үсә башлый. Шулай уйланып торганда, кинәт кулы ботаклар арасында стенадан чыгып торучы тоткага тиеп китә. Тоткадан капканы этеп җибәрә, артыннан гүзәл, якты бер бакчага юл ачыла. Кем белер, бәлки кое төбендә сагалап торучы аждаһа авызы шушы капкага әверелгәндер. Сәмәрканд арысланы исә бакча эченнән бу кардәшне хөрмәтләп каршы ала, үзен ат кебек атланырга тәкъдим итә.

Әйе, тормышыбыз шулай тәгәри инде. Алтмыш еллык гомеребездә төрле хәлләргә тап булабыз. Дөнья мәшәккатьләренә үзебезне атып гомеребезнең яртысында бер максатсыз асылынып калганыбызны абайламый да калабыз. Әҗәл аркабыздан куып килә, аста кабер сине һәрвакыт менә йотам, менә йотам дип кенә тора. Ялгыш кыймшатсаң өзелергә торган гомер ботагында көн белән төннең чиратлашуын яшәү һәм үлем арасында хәсрәтләнеп күзәтеп утырырга гына кала. Тормышыбыз чатында җитди мәсьәләләр килеп туганда: уңгамы, сулгамы китәргә, дөрес юлданмы, ялгыш юлданмы барабыз дип аптыраган чакларда күзебезнең өнендә сиңа юл күрсәтеп, яхшысын гына киңәш итеп торучы “чат кешеләрен” күрми калабыз күп вакыт. Ничәмә-ничә пәйгамбәр, нәбиләр, рәсулләр килеп китте, шулар арасыннан иң хөрмәтлесе булган пәйгамбәр әфәндебез яшәешнең бар тормагын аңлатып, үз тормышы белән яшәп, яхшыны яман юлдан аерып күрсәтте, чәйнәп диярлек каптырды. Шуны йотасы гына иде дә бит, кызганычка каршы, нәфесебезгә бирелеп, иркенлек, хөррият дигән булып җаваплылык аз таләп ителгән ялгыш юлларны сайладык. Акылыбыз белән бу юлларның ялгышлыгын аңласак та, җан, рух, калебләребезнең сызланып кычкыруларын дөньяның алдатучы ләззәтләре белән томаладык. Соңыннан үкендек әлбәттә, ләкин бу “чир” тирәнгә кереп оялаган шул, котылу өчен күп тырышлык, чыдамлык сорала. Ышанып калам, кешелек акылына киләчәк; без яшәгән бу дөньяны, андагы җан ияләрен, бөтен барлыкларны яратучы Затны тану, аны ярату, аңа омтылу теләге уянячак кешедә. Аллаһ-ы Тәгалә насыйп итсә, бу мәхәббәте аны Ходасының хозурына, гүзәл, якты ял бакчаларына алып киләчәк. Кутси хәдистә әйтелгәнчә: “Колым Мине ничек танырса, аның белән шулай мөгамәлә итәрмен”. 

Файдаланылган чыганак: Рисалә-и Нур, Сигезенче Сүз

Соңгы язмалар
 » Рамазан
 » Мигъраҗның нәтиҗәсе һәм файдасы
 » тәсбихәт. ястү намазы
 » тәсбихәт. ахшам намазы
 » тәсбихәт. икенде намазы
 » тәсбихәт. өйлә намазы
 » тәсбихәт. иртәнге намаз
 » Беренче вазифабыз
 » Гаиләләребез көчле булсын!
 » Сәмәрканд арысланы.
Иң күп укылучы язмалар
 » Гаиләләребез көчле булсын!
 » Беренче вазифабыз
 » Мигъраҗның нәтиҗәсе һәм файдасы
 » Хушлашу мизгеле
 » Тагын да яхшырагын таптым, әни!
 » Сәмәрканд арысланы.
 » Һәр көнебез бер гөлебездер
 » тәсбихәт. ахшам намазы
 » тәсбихәт. икенде намазы
 » тәсбихәт. иртәнге намаз
 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi