Nur.gen.tr
Бисмиллаһ һәр хәернең башыдыр.
Язулар | Хушлашу мизгеле - 6.1.2009 21:08:56
 
Хушлашу мизгеле
Хушлашу мизгеле
     Истанбул хастаханәсендә 9 яшьлек бер кыз...исеме Әсра...          Хасталыгы : кан рагы... Шул хәлендә әҗәленең кайнар сулышын үткән һәр мизгел саен якындарак тоеп һәм тормышының соңгы тукталышына якынлашуын аңлап, ятагында уяу була алган вакытларында кыз дәвамлы китап укый икән.
     Шулай бер кичтә, укыган китабыннан аерылып: “Әтине чакыра алмассыңмы, әнием?” дигән.
     Кечкенә кызының тәненә таралган авыруыннан хәле көннән-көн авырая бару сәбәпле, “үлем хәбәрчесе” тиз арада аңа яраткан кызы белән аерылу хәбәре китерәчәген белеп, бу аерылу ачысын күтәрә алмаячагына хәсрәтләнгән әнисе, кызының бу көтелмәгән үтенеченә сискәнеп: “Әтиеңне чакыруымны ни өчен телисең?” – дип сораган. Хаста кыз башта бу үтенечен ачыклауны теләмәгән, бераз уйланып торган һәм:
     - Чакырмасаң да булыр... Чакырса, ул килеп җиткәнче бәлки соң булыр... Бу сүзләрдән әнисе тагын да гаҗәпләнә төшеп:
     - Әтиеңне чакыруымны башта сорап, соңыннан ни өчен бу теләгеңнән ваз кичтең? – дип сорагач, кызы гаять тыныч бер рәвештә җавап кайтарган.
     - Әнием, мин тиздән ахирәт галәменә китәм бит... шуның өчен... Бу сүзләрдән соң әнисенең күзләреннән энҗедәй күз яшьләре тәгәрәгән. Кызы янә тыныч тавыш белән:
     - Кара! Газраил (а.с.) мине алып китәр өчен килгән, әнә тегендә көтеп тора, - диеп бүлмәнең бер почмагына ишарәләгән. Әнисе кызы белән хушлашу мизгеле килеп җитүен аңлап йөзен куллары белән каплап елый-елый, башка ни дип тә әйтергә белмичә сораган:
     - Газраил (а.с.) нинди? Бераз аңлатып бирә алмассыңмы?
     - Бик гүзәл, - дигән кечкенә кыз.
     Бераз соңрак. Шул мәгънәви галәмнән дөнья хәленә әйләнеп кайткан шикелле булгач, әнисенең елавына борчылып, 9 яшьлек бала һич тә көтелмәгән бер җитдилек белән аны юатырга керешкән:
     - Нигә бу кадәр өзгәләнәсең, әнием? Иманы булган һәм имнда яшәгәннәр өчен үлем һәм ахирәткә китү куркырлык бер нәрсәме әллә? Дөньяда тагын бераз яшәсәм, урамдагы кешеләрнең күбесе кебек диндә гамьсез, гыйбадәттә җиңел карашлы булып озын бер дөнья тормышы кичерсәм, минем өчен бу яхшырак булыр идеме? Шулай яшәвем сине ныгракмы сөендерер иде? Кызының бу югары фикерләр белән әйтелгән сүзләреннән әнисе елавыннан шунда ук туктаган...
     Рак хасталыгы бөтен тзненә таралган 9 яшьлек кыз бала, әнисе белән бу соңгы сөйләшүеннән соң, күтәренке тавыш белән шәһадәт кәлимәсе китергән. Бераз соңрак башы әкрен генә сул тарафына авышып җанын тәслим кылган. Әнисенең күзләре кабаттан яшьләнеп, фәкать бусында инде тавышсыз гына ага биргәннәр. Ул арада сөйгән кызының үле гәүдәсе янындагы ятагында укыган соңгы китабы һәм бер каләм игътибарын алган. Кызының ахирәткә китәр алдыннан үзен шулай хәйран калдырып күрсәткән югары рух хәленең сере, гүя үзен сүзләренең астына сызып соңгы тапкыр укыган шул китап битләрендә күрсәтеп тора шикелле икән. Китап – “Хасталар Рисаләсе”, астына сызып укыган соңгы бүлеме дә: “Сигезенче дәва” икән.
“СИГЕЗЕНЧЕ ДӘВА” Әй ахирәте турында уйланган хаста! Хасталык, сабын кебек гөнаһларның пычырагын юар, чистартыр. Чирләрнең гөнаһларны сөртү үзлегенә ия булганлыгы хәдис белән дәлилләнгәндер. “Агачны селеккәч, ничек җимешләре коела, иманлы бер авыру кешенең тетрәнүе дә шулай ук гөнаһларны кояр.” Гөнаһлар – мәңгелек тормыштагы даими чирләрдер, шуның өстәвенә бу дөнья тормышында да йөрәк, намус, рух мәгънәви яралардыр. Әгәр син сабыр эчендә түзем калып зарланмасаң, шул вакытлы бер хасталыгыңярдәмендә бик күп авырулардан котылачаксың. Әгәр гөнаһларыңны төшенмәсәң, яисә ахирәтне белмәсәң, я дә Аллаһны танымасаң, ул чагында синдә шундый хәтәр бер чир бар ки, мең мәртәбәләр синең бу кечкенә авыруыңнан зуррактыр, бу хәлеңә кычкырып ела. Чөнки дөньяның бөтен барлыклары белән синең йөрәгең, рухың һәм нәфесең арасында булган элемтә өзелеп синдә чиксез яралар ачылачак. Бигрәк тә ахирәтне белмәгәнең, үлемне мәңгелеккә юк булу дип уйлаганың өчен, гүя дөнья кадәр яра тулы бер тән хасил була. Шуңа күрә иң башта чиксез күп яралы бу мәгънәви тәнеңнең яраларына ныклы дару һәм шифа бирүче бәлзәм булган иман даруын эзләү кирәктер... Ул даруны табудагы иң кыска юл, бу матди авыруның ертып ташлаган имансызлык пәрдәләре астыннан сиңа күрсәткән гаҗизлек һәм зөгыйфлек тәрәзәләре аша Кадир-е Зулҗәләлнең кодрәтен һәм рәхмәтен танудыр. Әйе, Аллаһны танымаучының башы дөнья хәтле бәла белән тулыдыр. Аллаһны танучының дөньясы нур һәм мәгънәви шатлык белән тулыдыр... Иманнан килгән бу шатлык, шифа, ләззәт эчендә синең кечкенә чирләренеңнең кайгылары да эреп, югалып бетәр.
Соңгы язмалар
 » Рамазан
 » Мигъраҗның нәтиҗәсе һәм файдасы
 » тәсбихәт. ястү намазы
 » тәсбихәт. ахшам намазы
 » тәсбихәт. икенде намазы
 » тәсбихәт. өйлә намазы
 » тәсбихәт. иртәнге намаз
 » Беренче вазифабыз
 » Гаиләләребез көчле булсын!
 » Сәмәрканд арысланы.
Иң күп укылучы язмалар
 » Гаиләләребез көчле булсын!
 » Беренче вазифабыз
 » Мигъраҗның нәтиҗәсе һәм файдасы
 » Хушлашу мизгеле
 » Тагын да яхшырагын таптым, әни!
 » Сәмәрканд арысланы.
 » Һәр көнебез бер гөлебездер
 » тәсбихәт. ахшам намазы
 » тәсбихәт. икенде намазы
 » тәсбихәт. иртәнге намаз
 | 
Pharmaceutical Track & Trace System İlaç Takip Sistemi